Бүген “Россия 1” телеканалы эфирында Россия символларын 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларда сурәтләү өчен сайлап алу нәтиҗәләре игълан ителәчәк.
Бу атнаның чәршәмбе көнен нурлатлылар Казан өчен бердәм тавыш биреп үткәрде. Күпләр әле йокыдан уянып кына килгән бер мәлдә тавыш бирүнең мобиль төркеме “Нурлат УТТсы” хезмәткәрләреннән беренче тавышларны кабул итә иде инде. Транспортчылар артыннан масштаблы проектның финаль этабына шикәр заводы эшчеләре дә кушылды. Екатерина Кузнецова тавыш бирүнең барышын баштан ук күзәтеп бара. Бу – аның һөнәри кызыксынуы да, чөнки ул заводта икътисадчы булып эшли. Аның фикере буенча, 200 һәм 2000 сум номиналындагы яңа купюраларны кертү тарихи вакыйга булачак. Чөнки аның дизайны өчен бөтен ил буенча миллионлаган кеше тавыш бирә бит.
– Мин республикамны яратам, шуңа Казан өчен тавыш бирәм! Без бары җиңү генә көтәбез, – диде Екатерина Кузнецова. Әле алдагы көнне генә ул гаиләсе белән Татарстанның төп истәлекле урыннары сурәтләнгән яңа банкнотлар өчен тавыш биргән.
Тагын бер мобиль пункт Халыклар Дуслыгы йорты ишек төбендә урнашкан иде. Дуслык йорты хезмәткәрләре милли-мәдәни оешмалар активы белән бергәләп Казан өчен тавыш бирделәр. Милли костюмнар киеп, алар ишек янында тезелеп бастылар һәм төрле телләрдә “Казан өчен тавыш бирәбез!” кычкырдылар.
Әлеге мәйданчыктан автохәрәкәт старт алды. Аңа ДОСААФ, ДЮАШ, район үзәк хастаханәсе, мәдәният үсеше үзәге һәм башкалар кушылды. Билгеләнгән маршрут буенча хәрәкәт итеп, алар нурлатлыларны тарихи проектта катнашырга һәм туган республикабызны якларга чакырдылар. Автохәрәкәттә катнашучыларны “Макойл” предприятиесе янында “Татарстан-Яңа гасыр” хәрәкәте активистлары сәламләде.
200 һәм 2000 сумлык купюралар символлары сыйфатында үзенең мәдәни объектларын тәкъдим иткән Казан өчен тавыш бирү акциясе бөтен шәһәрне чолгап алды. Көн уртасында үзәк мәйданда массакүләм флешмоб оештырылды. Йөзләгән яшь шәһәрлеләребез тере 200 саны булып тезелделәр һәм республикабыз башкаласы өчен йөрәкләре белән тавыш бирүләрен аңлатып, зур йөрәк сурәтләделәр. Акция ДЮСШның яшь спортчылары йөгерүе белән дәвам итте, үзәктә оештырылган дәртле биюләргә шәһәрлеләр дә кушылды. Бигрәк тә кече яшьтәге балалар шатланды. Әти-әниләре тавыш биргән арада алар #200 хэштэглы зур тупларны тәгәрәттеләр, үзләреннән берничә тапкырга зур булган глобус тирәли чабып йөрделәр.
Тавыш бирүнең мобиль пунктлары шәһәр мәйданының төрле почмакларында эшләде, почтамт һәм үзәк китапханә янында тавыш бирергә теләүчеләрдән чират та тезелде хәтта. Мәдәният сарае янындагы бәйрәм концерты эстафетасын дискотека кабул итеп алды. Шулай, нурлатлылар тавыш бирүнең финал этабында Казанны бердәм рәвештә якладылар.