Атна башында Нурлатта “Татарстан- Яңа гасыр” республика иҗтимагый оешмасы территориаль бүлегенең чираттагы утырышы үтте.
Утырышта “Ышаныч” психология – медик һәм социаль үзәк эше төп мәсьәлә буларак каралды. 2014 елда оешкан үзәк районның 6 меңнән артык балага һәм яшүсмергә ярдәм итә. Биредә 3 яшьтән алып 18 яшькәчә балаларга, аларның әти - әниләренә, мәктәп һәм балалар баксалары педагогларына хезмәт күрсәтелә. Үзәк белгечләренә нигездә бала - әти - әни мөнәсәбәтләре, БДИ тапшыруда ярдәм кебек проблемалар белән очрашырга туры килә икән. Бу хакта утырышта үзәк директоры вазифаларын башкаручы Тамара Севостьянов хәбәр итте. Район күләмендә психологик яктан зур эшәр алып баручы үзәк бүген транспорт һәм пандус проблемалары белән яши. Бүлек Советы рәисе Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә узган утырышта әлеге проблемаларны хәл итү юлларын карадылар.
Заманча мәгариф процессында психология службасының төп юнәлешләре хакында шәһәрнең 2нче ута мәктәбе директоры урынасары Гүзәл Бурлакова һәм “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бүлек мөдире Виктория Иванова хәбәр иттеләр.
- Ел башыннан безнең мәктәпнең 2 укучысы балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә куелган иде, - ди Гүзәл Гәрәевна. – “Ышаныч” үзәге психологлары һәм мәктәп укытучылары тырышлыгы белән түгенге көндә бары 2 укучы исәптә тора. Аларны исәптән төшерү буенча эш алып барабыз. Белем бирү учреждениеләрен психологлардан башка күзаллавы кыен.
“Татарстан-Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат бүлеге Советы утырышында “Ышаныч” психология – медик һәм социаль үзәге эшен районның мәгълүмати – масса чараларында яктырту хакында да сөйләштеләр.
Чарада күтәрелгән барлык мәсьәләр буенча тиешле карарлар кбул ителде.