Этнографик диктант белемне дә күтәрде

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

4 октябрь көнне Россиядә беренче тапкыр Зур этнографик диктант үткәрелде. Нурлатның Халыклар Дуслыгы йорты бу көнне диктант яздырылган 800 мәйданчыкның берсенә әйләнде. 
Илебезнең төрле халыклары тарихы һәм мәдәнияте буенча үз белемнәрен 60тан артык нурлатлы сынап карарга булган. Чынлыкта, бу без мәктәптә язарга күнеккән гадәти диктант түгел, уку программасындагы белемнәр дә таләп ителмәде биредә. Зур этнографик диктант тест формасында үтте. Ә калганы исә чын имтихандагыча булды. Биремнәрне үтәү өчен 45 минут бирелде. Шпаргалкалар һәм кәрәзле телефоннардан файдалану рөхсәт ителмәде. Тестта барлыгы 30 сорау иде. Бер караганда, әллә ни күп тә түгел. Әмма уйлаганча ук җиңел дә булмады. Ә сез Россиядә иң борынгы мәчетнең кайсы шәһәрдә урнашканын беләсезме? Яисә чебурек кайсы халыкның милли ашамлыгы? Ә Россиядәге кайсы халыкның теле килешләр күплеге буенча Гиннесның рекордлар китабына кертелгән? Кайсы халыкның торагы сакля һәм балок дип атала? Менә шул-шул!
– Тест авыр, әмма кызыклы булды. Чунлыкта мин вепслар, дигорецлар, рутулецлар кебек халыклар турында ишеткәнем дә юк иде, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Чулпан Минһаҗева. Үз белемнәрен ул кызыксынып сынап карарга булган һәм моның белем дәрәҗәсен күтәрү өчен файдалы булуын билгеләп үтте. Мисал өчен, хәзер ул табасаран телендә ничә килеш булуын һәм бу телдә кем сөйләшүен белә икән.
Әлеге акциядә катнашучылар барлык биремнәрне дә үтәп чыктылар. Шулай ук үзләрен тикшерү өчен җавапларын махсус бланкка да яза бардылар. Диктантка билге куелмаса да, кемнең күпме балл җыя алганлыгы зур кызыксыну уятты. Мәгълүматлар эшкәртелү өчен төбәк координаторына тапшырылган да инде. Нәтиҗәләр Халыклар бердәмлеге көнендә игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International