14 октябрьдә танылган җырчы, автор-башкаручы Илназ Баһ беренче тапкыр Нурлат тамашачыларына “Бер күрешү үзе бер гомер” дип аталган сольный концерт программасын тәкъдим итә. Театральләштерелгән тамаша сезне моң дөньясында тибрәтеп, дәртле биюләр, яңа җырлар белән сөендерер. Җырчы Гүзәл Идрисова, виртуаоз баянчы Айнур Моратов, нәфис сүз осталары Илфат һәм Чулпан Әскәровларның чыгышы да кичәгә ямь өстәр.
Концерт шәһәр Мәдәният сараенда булачак. Башлана: 19.00дә. (6+)