Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамачашы театры бүген Нурлат районындагы гастрольләрен башлап җибәрә. Театр район тамашачылары игътибарына балалар өчен “Керпе малае дуслар эзли” һәм өлкәннәр өчен “Кичер мине, әнкәй!” спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Беренче спектакльләр бүген Киекле мәктәбендә һәм Кизләү клубында куела. Шулай ук спектакльләр атна дәвамында Иске Әлмәт, Иске Әмзә, Яңа Иглай, Якты Күл, Колбай Мораса, Фома, Биккол авылларында һәм шәһәребезнең Мәдәният сараенда күрсәтеләчәк. Тамашалар 9 октябрь көнне Халыклар Дуслыгы йортында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган “Алхимик” хәйрия сеансы белән тәмамланачак.