Тормышның һәр мизгеле кадерле

2016 елның 30 сентябре, җомга

Табигатьтә хөкем сөргән һәм  кеше гомеренең өлгергәнлек чорына аваздаш  алтын көз мелодиясе узган атнада  Мәдәният сараеның кече залына җыелган шигырь яратучыларның да бөтен күңелен биләп алды. Чираттагы әдәби кичәнең темасы да табигатькә туры килә – “Гомер көзләрегез алтын булсын”. Һәм шагыйрәнең үзе әйтүенчә, тема очраклы гына сайланмаган. 
–    Әлеге тема һәркемнең йөрәгенә  үтеп керә һәм һәркемнең күңел кылларын тибрәтә торган, – ди Римма Карымова. – Бу – безнең бөтен тормышыбыз. Балачак еллары, яшьлек, борчылулар һәм шатлыклар, зирәк картлык... 
Әдәби кичә әнә шулай кеше гомеренең кабатланмас мизгелләре, яшәү мәгънәсе, мәхәббәт турында уйланулар, шигырь юллары барды. Самими балачакны дәртле яшьлек еллары алмаштырды... Әнә, һәркемнең күңел түрендә гомерлеккә саклана торган ата-ана нигезе... Алтын төсләргә күмелгән көзге табигать... Һәм шигырь сөючеләр Римма Карымовага ияреп акрынлап шул дөньяга кереп китәләр һәм кичә авторы үзгә бер тоемлау белән сайлаган шигырьләрнең нәкъ шул халәткә никадәр аваздаш булуына сокланалар. Ә поэзия сихри классик  музыка, һәр буын өчен актуаль булган  моңлы җырлар белән үрелеп бара. Әлбәттә инде, иҗади кичәнең күп өлеше кеше гомеренең зирәклек чоры – картлык турында сөйләшүгә багышланды. Бу яшьнең  да үз яме, үз төсләре. Һәм Римма Карымова бу хакта сөйләгәндә кызыклы афоризмнар,  шигырьләргә дә мөрәҗәгать итеп, күңелсез ноталарга һич тә урын калдырмады. Теманы кичәгә чакырылган башка җирле авторлар – Антонина Халипа, Валентина Тимофеева үзләренең иҗат җимешләре белән дәвам итте. Ә  азактан күпләр  тормышның без үзебез яши торган һәр мизгелен кадерләргә кирәк, аларның һәркайсы кабатланмас дигән  фикергә килде. Азактан исә үзләренә рухи ял биреп, тормыш мәшәкатьләреннән ял иттергән  авторга рәхмәтләрен әйтеп, мондый кичәләрнең дәвамлы булуын да теләделәр. 
–    Алдагы кичәдә ни хакта сөйләшербез – конкрет бер авторның иҗатына багышланырмы ул, яисә билгеле бер темагамы – бу хакта әлегә  әйтә алмыйм, – ди автор үзе. Һәм  ничәмә еллар дәвамында үзенең кичерешләрен һәм поэзиягә гомерлек мәхәббәтен шундый эчтәлекле  кичәләр аша башкаларга да җиткерүне традициягә әверелдергән Римма Карымова  аларны,  һичшиксез, дәвам итәрдер. Чөнки иҗат  дөньясы шактый кызыклы һәм шул ук вакытта киңкырлы да, ә теманы тормыш шулай үзеннән-үзе әзерләп тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International