Нурлатта яшь агачларның саны тагы да артачак. Иртәгә, Агач утырту көнендә, шәһәрдә Кариев урамы очында, Сәлимҗанов урамындагы, Медведский исемендәге скверларларда агачлар утыртырга планлаштыралар. Бу көнне 4000ләп үсенте утыртылыр дип планаштырыла. Болар нигездә спирея, миләш, юкә һәм ылыслы агачлар. Бу көнне Нурлат урманчылыгында урман фондына 11,8 гектарда 46 мең үсенте утыртырга җыеналар.