Нурлат укучылары пенсия белемнәрен арттыра

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Бердәм пенсия грамоталылыгы көне алдыннан Пенсия фондының район идарәсе белгечләре мәктәп укучылары өчен пенсия тәэминаты нигезләре буенча дәресләр үткәрәләр. 
Алар укучыларга пенсия хокуклары, аларның формалашуы һәм нигә бәйле булуы, СНИЛС карточкасының нигә кирәклеге  турында, пенсияне ни өчен яшьтән кайгыртырга кирәклеге, “Ак хезмәт хакы” алуның мөһимлеге хакында сөйлиләр. Бердәм пенсия грамоталылыгы көне укучы яшьләр арасында зур мәгълүмати-аңлату кампаниясенә старт бирә, ул исә ел азагына кадәр дәвам итәчәк. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International