Бизнес ачканда ничек хаталар җибәрмәскә? Моның өчен нинди белемнәр кирәк? Эшләрен башлап кына килүче эшмәкәрләр, шулай ук кече һәм урта бизнес белән кызыксынучылар әлеге сорауларга җавапларны Казанның “Эшмәкәрлек фабрикасы” вәкилләре белән очрашу барышында таба алдылар. Шунысы игътибарга лаек: бездә үз бизнесларын ачарга теләгән яшьләр һәм урта яшьләрдәге кешеләр дә бар. Татьяна Петрова Нижневартовскидан әти-әнисе яшәгән Нурлатка күченеп кайткан.
– Халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү белән бәйле эш башларга карар иттем, – дип, әлеге семинарда катнашуының сәбәпләрен аңлатты ул. –Интернетта очраклы рәвештә Мәдәният сараенда үтәчәк укулар турындагы мәгълүматка юлыктым һәм мондый мөмкинлектән файдаланып калырга уйладым. Уңыш казанган кешеләрдән яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен эшне нидән башларга кирәклеге хакында беләсем килә.
Александр Исаев та үз бизнесы турында уйлана. Хәзерге вакытта ул предприятиедә эшләсә дә, беркетү материалларын җитештерү буенча үз эшен ачарга тели.
– Мондый эшчәнлек бездә әлегә алып барылмый, – диде ул. – Бу – перспективалы юнәлеш, дип саныйм. Ә социаль челтәрдән үз эшләрен башлаучылар өчен укулар үткәрелүе хакында укып белгәч, сөендем. Биредә үз сорауларыма җаваплар табармын, дип уйлыйм.
Чыннан да, биредә идеяне ничек сайларга, аны практикада ни рәвешле тормышка ашырырга, кем ярдәменә таянырга кебек сорауларга җаваплар бирелде.
“Эшмәкәрлек фабрикасы” вәкилләре – гомумтуклану өлкәсендә уңышлы эшләүче эшмәкәр Марат Баһаветдинов һәм старт-фабриканың башкарма директоры Камилә Садыйкова видеороликлар һәм видеослайдлар ярдәмендә “Эшмәкәрлек фабиркасы”ның эшчәнлеген тулысынча яктырттылар.
– “Эшмәкәрлек фабрикасы” – белем бирә торган уникаль проект, ул Татарстан Икътисад министрлыгы һәм Казан федераль университеты ярдәме белән тормышка ашырыла, – диде Марат Баһаветдинов. – Аларның миссиясе – республика халкының актив өлешен тәҗрибәле бизнесменнар киңәше, әзер бизнес-макетлар ярдәмендә эшмәкәрлек эшчәнлегенә тарту.
Тулаем, биредә кызыклы мәгълүмат тәкъдим ителде. Марат Баһаветдинов “Эшмәкәрлек фабрикасы”ның реалити-шоу форматында бизнес төзергә булышуы хакында сөйләде.
– 90 көн дәвамында командалар үз бизнес-проектларын булдырып, аны камилләштерделәр һәм төп приз – бизнесны үстерүгә тотылачак инвестицияләр өчен көрәштеләр. Бөтен процесс телевидениедән күрсәтелде. Остазлар һәм экспертлар һәр командага киңәшләр бирде, – диде ул. Ә остазлар – республиканың эшмәкәрлек өлкәсендә зур уңышларга ирешкән мәшһүр бизнесменнар.
Биредә үк семинарда катнашучыларның игътибарын бизнесның уңышсызлыкка очрау сәбәпләренә дә юнәлттеләр. Билгеләп үтелгәнчә, беренче урында – бизнесны алып бара белмәү. “Эшмәкәрлек фабрикасы”нда исә беренче эш итеп идея эзләү, концепцияләр һәм бизнес-модельләр төзү, бизнесны оештыру һәм эшләтеп җибәрү карала. “Эшмәкәрлек фабрикасы” үткәрә торган мастер-класслар, тренинглар шулай ук үз эшен башлап килүчеләрне бизнесны дөрес алып барырга, ә инде эшмәкәрләргә үз эшләрен киңәйтергә һәм үстерергә өйрәтә.
Старт-фабрика башкарма директоры Камилә Садыйкова мәгълүматны тулыландырып, “Эшмәкәрлек фабрикасы”на ничек эләгергә икәнлеге турында да сөйләде.
– Әгәр Нурлатта безнең семинарларда катнашырга теләк белдергән 5-10 кешелек төркем җыелса, без аларга Казанга бару өчен автобус бирәчәкбез, – диде ул.
Әлеге фабрика нурлатлыларда зур кызыксыну уятты.