Түбән Нурлатта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мәсгут Мәүлет улы Рәхмәтуллин 90 яшьлеген бәйрәм итә

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова бүген Бөек Ватан сугышы ветеранын юбилее белән өенә барып котлады. Ул ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Равил Кузюровның теләк һәм бүләкләрен җиткерде. 
Юбилей Мәкъсут Мәүлет улына хатирәләрен яңарту өчен янә бер мөмкинлек булды. Яше саллы булуга карамастан, ветеран сугыш юлларын һәм аннан соңгы хезмәт елларын бар нечкәлекләренә кадәр хәтерли. Аның бар гомере хезмәттә узган, лаеклы ялга район әзерләүчеләр конторасыннан киткән. Ветеран бүген дә тик утырмый –  бакчада һәм хуҗалыкта эшләп йөрүен дәвам итә. Ул  кызы һәм оныклары тәрбиясендә кадерле картлык кичерә.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International