Нурлат Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе көрәшчеләре төбәкара турнирдан уңыш белән кайтты

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Үткән атна азагында Самара өлкәсенең Шентала районында чуваш милли көрәше “Керешу” буенча генерал  Сидоровлар призларына  традицион төбәкара турнир үтте. Россиянең алты төбәгеннән йөзләгән спортчы катнашкан  ачык турнирда составында Нурлат балалар-үсмерләр спорт мәктәбе укучылары да булган Татарстан җыелма командасы, хуҗалардан гына калышып, икенче урын яулады. Команданың уңышына  спорт мәктәбенең Чулпан филиалында шөгыльләнүче Риваль Камалов, Егор Клявлин, Булат Шәйхетдинов, Елаурдан Ефим Ерофеев, Владислав Еремеев, 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Александр Хурастеев (Елаур)  һәм Торнаястан Петр Мортазин зур өлеш керткән. Команданы исә ярышларга тренер Расих Сәмигуллин әзерләгән. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International