Узган атнада фестивальнең Алексеевскида үткән зона турында Нурлаттан 35 ветеран-үзешчән сәнгать остасы катнашып кайтты. Нурлатлылар фестиваль нигезләмәсе буенча тәкъдим ителгән барлык – “Вокал”, “Хореография”, “Нәфис сүз”, “Уен кораллары” , “Хор” номинацияләрендә актив чыгыш ясаганнар. Анда Нурлатның “Ветеран” хоры катнашкан. Барлык катнашучылар да лауреат Дипломнары белән бүләкләнгән, ә иң яхшы номерлар Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Казанда үтәчәк “Гала-концерт”ка сайлап алыначак.