Ел ахыры якынлаша барган саен халык арасында салымнар түләү мәсьәләсе дә ешрак күтәрелә башлады: салым уведомлениеләре кайчан килер, түләү сроклары кайсы көнгә кадәр дигән сораулар көн кадагына куелды. Россия Президенты 2015 елның 23 ноябрендә кул куйган №320-ФЗ Федераль закон нигезендә, быелдан башлап җир, транспорт һәм милек салымнарын түләү сроклары озайтылды. Хәзер гражданнар салымнарны агымдагы елның 1 декабренә кадәр түли ала.
Россия ФНСының ТР буенча 12нче районара инспекциясе мәгълүматларына караганда, салым уведомлениеләре традиция рәвешендә почта аша заказлы хатлар белән җибәрелә. Узган елдагы кебек, быел да уведомлениеләр Россия ФНСының Башкортстан Республикасындагы филиалы тарафыннан юллана. Салым түләүченең Шәхси кабинетында теркәлгән физик затлар уведомлениеләрне электрон рәвештә генә алачаклар. Салымнарны Шәхси кабинет аша яисә почта, финанс оешмаларының (банклар) барлык бүлекчәләрендә түләргә мөмкин булачак.
– Милек салымнарыннан тулысынча яки өлешчә азат ителгән барлык категория гражданнар өчен быел да ташламалар саклана. Милек салымнары буенча ташламаларның тулы исемлеге белән Федераль салым службасы сайтының “Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар хакында белешмә мәгълүмат” бүлегендә танышырга була, – ди Россия ФНСының ТР буенча 12нче районара инспекциясенең баш дәүләт салым инспекторы Ләйсән Мөлекова.
– Салым уведомлениеләре почта аша һәм электрон рәвештә таратыла башлады. Салым суммасын үзең дә исәпләп чыгарырга мөмкин. Моның өчен Россия Федерациясе субъектлары, шул исәптән Федераль салым службасы сайтларындагы махсус калькулятордан файдаланырга кирәк. Ә милекнең кадастр бәясенең күләме белән Росреестр сайтында танышырга мөмкин.