Район хуҗалыкларында татлы тамыр, бәрәңге уңышын җыю белән бер вакытта көнбагыш һәм бөнртеккә дип игелгән кукурузны урыдырырга да өлгерәләр. Бүгенге көнгә кукуруз бөртеге 1018 гектардан җыеп алынган, бу – барлык мәйданнарның 28 проценты, уртача уңыш исә 35 центнер тәшкил итә. Көнбагышның уңышы да начар түгел, әлегә ул барлык мәйданнарның 13 процентыннан урдырылган. Билгеле булганчча, республикада көнбагыш һәм кукуруз бөртеге игүгә зур өстенлек бирелә һәм районда быел аларның мәйданнары узган елдагы белән чагыштырганда күпкә артыграк.