Яңа Иглай авыл җирлегенә караучы ике кече авыл – Тукай һәм Иске Иглайга быел республика программалары буенча яңа юллар салынды. Һәм җомга көнне ике авылда да юллар күпләгән мәртәбәле кунаклар катнашында тантаналы шартларда ачылды.
Җомгада көн яңгырлы булса да, тантанага сөенә-сөенә килде авыл халкы. Чөнки моңа кадәр зур проблема тудырган көзге яңгырлар да, язгы юл өзеклекләре дә куркытмый хәзер кече авыллар халкын: Тукай поселогына кадәр 2 километрлап асфальт юл салынса, Иске Иглайга кадәрге 3 чакрымлап арага вак таш түшәлде.
– 4 улым да Яңа Иглайга җәяү йөреп укыды. Юллар өзеклеге вакытында көн дә пычракка батып кайталар иде. Хәзер исә мәктәп балалары да, авылыбыз халкы да рәхәткә тиендек. Район җитәкчелегенә, юл төзүчеләргә бик зур рәхмәт. Юлны бер ай дигәндә ясап куйдылар, – дип рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты бүгенге көндә 15ләп йортны үз эченә алган Тукай поселогында яшәүче Гөлзәрия Хәнәфиева.
– Бүгенге көнне бу авылларның икенче туган көне дип атар идем, – дип сүзен башлады халыкның шатлыгын уртаклашырга килгән район башлыгы Равил Кузюров та үз сүзен. Ул кече авылларга юллар салуда республика программаларының ярдәмгә килүен билгеләп, алга таба бу торак пунктларда сабыйларның күбрәк тууын, яңа инфраструктураның авылларның гомерен озайтуын теләде. Юл ачу тантнанасында исә “Татнефтедор” предприятиесе җитәкчесе Рөстәм Гарифуллин да котлауларын җиткерде.
...Менә кунаклар һәм авыллар халкы катнашында символик юл билгесе төшерелә һәм юллар буйлап шарлар белән бизәлгән беренче машиналар уза. Юллар такыр, димәк, кече авылларда да тормыш гөрләячәк әле.