2323нче Нурлат-Завод сайлау участогының иң өлкән сайлаучысы Хәлиулла Кәлимуллин өендә тавыш бирде

2016 елның 18 сентябре, якшәмбе

2323нче Нурлат-Завод сайлау участогының иң өлкән сайлаучысы Хәлиулла Кәлимуллин өендә тавыш бирде. Бөек Ватан сугышы ветераны, өлкән яшьтә булуына да карамастан, мөһим сәяси вакыйгадан читтә калырга теләмәгән, шуңа күрә аның гаиләсе алдан ук участок сайлау комиссиясенә заявка биреп куйган булган.
– Федераль дәрәҗәдәге яисә җирле сайлаулар булсынмы, берсен дә калдырганым юк. Бу – һәрберебезнең гражданлык бурычы, дип саныйм. Шулай туры килде – быел беренче тапкыр өйдә тавыш бирәм, ә моңа кадәр һәрвакыт сайлау участокларына йөри идем, – диде 92 яшьлек ветеран, һәм Дәүләт Думасының Татарстан командасына республика мәнфәгатьләрен якларга, халкының иминлеге өчен хезмәт итәргә дигән гозерен тапшырды.
2323нче участок сайлау комиссиясе рәисе Румия Мингалиева сүзләренә караганда, бердәм тавыш бирү көнендә өйләрендә сайлау бюллетеньнәре тутыру мөмкинлегеннән әлеге участоктан 27 кеше файдаланган
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International