18 сентябрь – бердәм тавыш бирү көнендә VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауда беренчеләрдән булып тавыш бирүчеләр арасында җәмәгате Эльмира Мәкъсумовна белән бергә район башлыгы Равил Кузюров та бар иде.
- Мин үз тавышымны илебезнең, Татарстанның һәм Нурлат районының киләчәге өчен бирдем, - диде район башлыгы журналистларга тавыш биргәннән соң. – Без илебезнең алдагы биш елгы үсешен юнәлешен билгелибез. Мин шикләнмичә әйтә алам: район халкы үз участокларына бердәм, актив булып килерләр һәм үз тавышларын лаеклы кандидатлар өчен бирерләр дип ышанам.