Кышка запас әзерләделәр

2016 елның 17 сентябре, шимбә

Узган атнадан Нурлатта традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.  Беренче көзге ярминкәдә район башлыгы Равил Кузюров та  катнашты.
Равил Әфраимович ярминкәдә  тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы товарларының ассортименты, аларның бәяләре белән танышты, сатып алучылар белән аралашты џәм җирле җитештерүчеләрнең продукциясен дә сатып алды. 
Иртәннђн  ярминкәгә бәрәңге, башка төр яшелчәләр, ит һәм бал алырга килгән нурлатлыларның күбесе ярминкәдә бәяләрнең арзан булуын билгеләп үттеләр. 
- Тәкъдим ителгән товарларның бәясе чагыштырмача арзан –  базарныкына караганда караганда 10-15 процентка түбәнрәк, - ди нурлатлы Галия Гыйззәтуллина. – Мисал өчен, бәрәңгенең килосы ярминкәдә бары 10 сум. Чиләге 100 сум. Базарда бәрәңге кыйммәтрәк. Бүгенге ярминкәдән без 4 капчык бәрәңге сатып алдык. 
Ярминкђдђ кишер, суганның килосы – 25 сум, сарымсак - 250 сум,  шикәр комы  40 сум торды, сыер ите – 280, тавык-үрдәкнеке – 350 сумнан башлап, каз-үрдәкнећ эч-башы 250 сумнан, казның түшкәсе 1400 сумнан тәкъдим ителде. Үз җитештерүчеләребез – “Сөләйманов Ә.И.” хуҗалыгында үстерелгән арзан һәм экологик чиста бәрәңгене дђ нурлатлылар ярты сәгать эчендә сатып алып бетерде. Моннан тыш, нурлатлыларның печән, салам, терлек һәм кош-корт та сатып алу мөмкинлеге бар иде.
Ярминкәдә 64 сәүдә ноктасында барлыгы 2 миллион сумга товар тәкъдим ителде. Сатуда район авыл хуҗалыгы предприятиелђре, фермерлар, авыл җирлекләре белән бергә шәхси эшмәкәрләр дә катнашты.  Мисал өчен, Рәмис Гаязов нурлатлыларга 6 төрдәге свежий балык тәкъдим итте.
Сәдә рәтләре нурлатлыларны бай ассортимент белән үзенә тартты. Агач-куак  үсентеләре, књпьеллык чђчђклђр дђ ярминкәдә соратып алынган товар булды. Күп сатучылар үз тәҗрибәләре  белән дә актив бүлештеләр. 
Оештыручылар сүзләренә караганда, көзге ярминкәнең чираттагысы 1 октябрьдә узачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International