Нурлатка – 107:
Үткән җомгада нурлатлылар Шәһәр көнен билгеләп үтте. Бу көнне иртәдән кичкә кадәр район һәм шәһәр төрле чаралардан гөрләп торды.
Кичен шәһәрнең әле узган елда гына яңа сулыш өрелгән үзәк мәйданы якты төсләргә, йөзләгән шар һәм әләмнәргә күмелеп, меңләгән нурлатлыны, республиканың төрле почмакларыннан мәртәбәле кунаклар һәм читтә яшәүче якташларыбызны үзенә җыйды. Биредә рәтләр булып тезелгән күргәзмәләрдә Нурлатның тарихы һәм бүгенгесе чагылыш тапкан, төрле коллективлар, әдәби берләшмәләр, мәктәп укучылары шәһәргә булган мәхәббәтләрен үзләренең иҗади эшләре аша белдергәннәр
Бәйрәмне ачу тантанасында исә нурлатлыларга бәйрәм котлауларын район башлыгы Равил Кузюров, республика прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов җиткерделәр. Бәйрәмнең матур традициясе буенча, чарада шәһәр һәм район үсешенә зур өлеш керткән бер төркем нурлатлыларга һәм читтә яшәүче якташларыбызга “Нурлат шәһәренең мактаулы гражданины” исеме бирелүе турында да игълан ителде. Быел алар арасында Зәки Әхмәдиев, Илдус Диндаров, Татьяна Краснова, Владимир Кузьмин, Валентин Бурайкин, Владимир Тарасов, Әхтәм Сөйләманов, Тәлгать Галиуллин һәм Ренат Тимерҗанов бар иде.
Быел 85 еллыгын билгеләп үткән “Дуслык” район газетасы өчен дә Шәһәр көне икеләтә бәйрәмгә әверелде:. Район башлыгы Равил Кузюров коллективка акчалата сертификат бүләк итте, ә газетабыз хезмәткәрләе Фәридә Моратова белән Маргарита Литтага Мактау грамоталары тапшырды. Бәйрмдә шулай ук Милли кухня көннәрен үткәрүдә актив катнашулары өчен “Ягуар” һәм “Альтаир” кафелары коллективлары ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрыгының Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде.
Бәйрәм исә республика һәм районның сәхнә осталары чыгышлары белән дәвам итте.