Бүген, 16 сентябрьдә, Нурлат якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фәрит Мифтахов Казанда гомер итүче якташлар исеменнән Нурлат интернат-мәктәбенә 15 мең сумлык савыт-саба бүләк итте.
Фәрит Мифтахов – шәһәребезнең интернат-мәктәбе белән озак вакытлардан бирле тыгыз элемтәдә булган иганәчеләрнең берсе. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар аның ярдәмен һәрдаим тоеп, бүләкләренә шатланып яши. Бүгенге Шәһәр көне уңаеннан да ул интернат-мәктәпкә бүләкләр белән кайткан.
– Балаларның күңелен күрү – үзе бер бүләк, ә файда китерә торган әйберләр алу исә икеләтә шатландыра, – диде Фәрит Фәизович. – Шәһәребезнең бәйрәме мәктәпнең һәр укучысы һәм укытучысының күңелендә чагылыш тапсын иде.
Бүгенге көндә Нурлат интернат-мәктәбендә 172 бала белем ала. Авыл балаларының күпчелеге биредә укып кына калмыйча, яшиләр дә. Мәктәпнең хуҗалыгы шактый зур, һәм ул даими яңартылуны таләп итә. Шуңа ашханә өчен бик мөһим савыт-саба интернат-мәктәпкә чын бүләк булды.