Нурлат районы Пенсия фондына – 25 ел

2016 елның 16 сентябре, җомга

Узган атнада Пенсия фондының район идарәсе оешуга 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара булып узды.
Идарә коллективын һәм ветераннарын юбилей белән район башлыгы Равил Кузюров исеменнән аның урынбасары Флюра Ногманова котлады. Пенсия фонды белгечләренә җаваплы һәм лаеклы хезмәтләре, көн саен кешеләргә бүләк итә торган күңел җылылыклары өчен рәхмәт сүзләре җиткереп, ул идарә белгечләренә бүләкләр тапшырды.
Әлеге мөһим служба хезмәткәрләренә үз котлауларын тантанада катнашкан кунаклар да җиткерде, аларның күбесе озак еллар дәвамында идарәнең партнерлары булып торалар. Җылы теләкләр белән бергә алар хезмәткәрләр адресына пенсия белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдәге компетентлыклары һәм һөнәрмәнлекләре өчен рәхмәт сүзләре юлладылар. 
Райондагы Пенсия службасы тарихының беренче сәхифәләре белән Вера Хоменко таныштырды. Аның сүзләренә караганда, 1991 елның сентябрь башында шәһәрдә 2 кешедән торган уполномоченныйлар службасы эшли башлаган. Тиздән ул Россия Пенсия фондының Нурлат районы идарәсенә әверелгән һәм менә чирек гасыр инде һәрберебезнең бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртып хезмәт итә. Бүген дус, бердәм коллективны Пенсия фонды отличнигы Рушания Шакирова җитәкли. “Без уртак эш башкарабыз – Нурлат районы кешеләре алдында мөһим социаль бурычлар үтибез”, – дип билгеләп үтте ул һәм коллегаларына рәхмәт сүзләрен белдерде.
Тантана дәвамында иң яхшы хезмәткәрләргә һәм ветераннарга бүләкләр тапшырылды. Ә районның сәләтле артистлары бәйрәм кәефе тудырды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International