Татарстанда Хәйрия фонды «ЛУКОЙЛ» – «РИТЭК» ААҖнең VII традицион социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенә йомгак ясалды.
Йомгак ясау тантанасы узган атнада «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте, анда Нурлат районы делегациясе дә катнашты.
Нурлат районы “Экология”, “Мәдәният һәм рухилык”, “Спорт” һәм быел кертелгән яңа “Энергия на благо человека” номинацияләрендә берьюлы 10 грантка ия булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Нурлат делегациясен район башлыгы Равил Кузюров җитәкләде.
Җиденче ел рәттән үткәрелүче әлеге конкурс грантлар отарга менә дигән мөмкинлек булган.
Шәһәрнең 3нче урта мәктәбенең педагог – оештыручысы, тормыш иминлеге фәне укытучысы Юрий Пименов быелгы конкурста “Шикәрчеләр” микрорайонында яшәүчеләрне ГТО нормаларын тапшыруга әзерләү һәм спорт – кирәк яракларын алу максатынан катнашкан. Ә “Балалар иҗаты үзәге” педагоглары Әлфирә Карымова һәм Татьяна Мусинаның, “Камыр батыр” балалар бакчасы мөдире Венера Мәрданшинаның” “Мәдәни үсеш үзәге”ннән Ольга Ильинаның проектлары матди - техник базаны яхшыртуга тотылачак икән. “Экология” номинациясендә җиңү яулаган авторлар – “Мәдәни үсеш үзәге”нең әйдәп баручы белгече Гүзәл Сәмәрханова, Чулпан урта мәктәбе укытучысы Любовь Ситдыйкова һәм Биккол авыл җирлеге башлыгы Рамтилә Әхмәтшина, Нурлат шәһәре башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Дилә Шәрәфетдинова грантларны тоөзекләндерү эшләренә тотмакчылар.
- Конкурста катнашуның никадәр мөһим икәнен аңлап катнаштык быел. Күпме төзекләндерәсе, төзисе объектлар бар. Мәсәлән, авыл җирлекләрендә паркларны, буаларны тәртипкә китерер өчен менә дигән мөмкинлек бит, - ди Биккол авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина. Без буа мәсьәләсен гранд средстволарына, хәл итәргә планлаштырабыз. Моннан тыш, су колонкаларын реконструкцияләүгә грантлар отучылар да булды. Быел районыбыз әлеге конкурста аеруча актив катнашты. Мәният, спорт, мәгариф тармакларына, авыл җирлекләренә бюджет тарафыннан финанслау кысаларына сыймаган бурычларны һәм максатларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Конкуста быел кертелгән яңа номинациядә Нурлат картлар һәм инвалидлар йортыннан Татьяна Зацепина һәм директор Евгений Савинов һәм шикәрчеләр микрорайоны ТОС җитәкчесе Татьяна Фадеева грант отканнар.
– Район һәр елны социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә катнаша, - ди быел конкурсның яңа номинациясендә җиңү яулаган проект авторы- Нурлат картлар һәм инвалидлар йорты директоры Евгений Савинов. - Бу гаять зур ярдәм –безнең районның социаль учреждениеләре өчен йөзләгән мең сум. Бәйге җиде ел эшләп килгән вакыт дәверендә Нурлат районы «Лукойл» – “Ритэк»тан ...... грант иясе булды. Оештыручыларга бәйге өчен бик зур рәхмәт. Әлеге социаль проекттан тыш алар район учреждениеләренә зур булышлык күрсәтәләр.
Быел бәйгегә 700 заявка бирелгән, VII социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенең грант фонды 25 миллион сум тәшкил иткән.