Нурлат районында дәүләт ярдәменең социаль хезмәтләр җыелмасы төреннән 27 проценттан артык федераль ташламага ия кеше файдалана. Мондый кешеләрнең саны исә районыбызда – 7436. Шул ук вакытта ташламага ия 43 кеше 2017 елның 1 гыйнвареннан түләүсез дарулар алырга хокукларын яңарткан. Калганнарга исә карар кабул итү өчен ике атнадан артык кына вакыт калып бара. Пенсия фондының Нурлат районы идарәсенә агымдагы елның 1 октябренә кадәр мөрәҗәгать итеп өлгерергә кирәк.