Чираттагы ярминкә – Нурлатта

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Үткән шимбәдә Казанда үткән беренче республика ярминкәсендә нурлатлылар ике миллионга якын сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саткан. 
Нурлатлылар быел да авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оешкан төстә башлап җибәрделәр. Беренче ярминкәгә 45ләп транспорт белән барып, “Казан” Агросәнәгать паркында”, Яңа Тура, Мәскәү һәм Чехов базарларында халыкка  продукциянең киң ассортиментын тәкъдим иттеләр. Беренче ярминкәдә районның  барлык авыл җирлекләре, хуҗалыклары белән беррәттән шәхси ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр, фермер хуҗалыклары  да актив катнашкан. Башкала халкы  “Нурлат шикәре”, “Нурлат элеватор”ы, “Нурлат сөте”, “Здоровье”ның продукциясен дә  бик яратып алган, “Восток” СПКсының сөт ризыкларына да сорау зур булган,  “Сөләйманов Ә.И” КФХсы басуларында үскән бәрәңге,  нурлатлылар алып барган  мөгезле эре терлек, тавык итләре, бал  да бик тиз сатылып беткән. 
Нурлатлылар чираттагы Казан ярминкәсенә 8 октябрьдә барачак. Бу шимбәдә исә Нурлатта үтәчәк ярминкәдә шәһәрлеләрне  кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе белән сөендерергә әзерләнәләр. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International