Чираттан тыш сессия үтте

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Сишәмбе көнне Нурлат муниципаль Советының чираттан тыш  X сессиясе булып узды.  Көн тәртибенә өч мәсьәлә куелган иде. 2030 елга кадәр Нурлат муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше стратегиясе үсешен раслау хакында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Морадыймов чыгыш ясалы. Стратегиядә төп басым кеше капиталын туп¬лауга – 21 гасыр икътисадының төп ресурсына ясалды. Бу - демо¬графия, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль сәясәт үсеше юнәлешен билгеләү.  2017 елның һәм 2018-2019 елларның планлы чорларына физик затлардан кергән салымнарны  район бюджетына өстәмә норматив исәпләүләрне дотацияләр белән алмаштыру турындагы килешү һәм “Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданиннары” исемнәрен бирү турындагы сорауларга  район советы депутатлары бердәм тавыш бирделәр. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International