Атнаның беренче өч көнендә бөтендөнья мөселманнры Корбан гаетен билгеләп үтте. Шул уңайдан республикада 12нче сентябрь ял көне дип игълан ителгән иде. Иртән дин кардәшләребез мәчетләрдә узган бәйрәм чараларында катнаштылар.
Кобан гарәп телендә якынаю, “Аллыһы Тәгаләгә якынайта торган әйбер” дип тәрҗемә ителә. Корбан гаете – бәйрәм көн, газиз һәм хөрмәтле. Бу көнне гөнаһ кылу белән бозу ярамый. Бу көнне кылынган гыйбадәтнең әҗер-савабы гаять зурдыр, шулай ук гөнаһ өчен дә газап зур булачак. Шуңа күрә бу көнне гыйбадәтләр, игелекле эшләр генә кылынды. Гыйбадәтләр арасында кылыныр өчен иң хәерлесе – корбан чалудыр.
Бәйрәмнең асылы, үзенчәлекләре хакында шәһәребезнең үзәк мәчете имамы Илдар хәзрәт вәгазь укыганда да искәртеп үтте.
Районыбызның барлык мәчетләрендә дә бәйрәм вәгазе - сәгать иртәнге 5 тулганчы, ә гает намазы якынча 5 сәгать 30 минутта башланды.
Гадәт буенча, шәһәрнең үзәк мәчетендә узган Корбан бәйрәмендә район башлыгы Равил Кузюров та катнашты һәм райондашларга изге теләкләрен дә җиткерде.
Алга таба бәйрәм намазы укылды, теләкләр әйтеп, дога кылдылар.
Бәйрәм намазыннан соң үзәк мәчет территориясендә районда яшәүче үзбәк диаспорасы халыкны пылау белән сыйлады, аннан соң корбан чалу йоласы башланды. Быел корбанны 12нче, 13нче һәм 14нче сентябрь көннәрендә кояш баеганчы чалырга була иде.