Хокук бозуларын профилактикалау һәм районы башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча координацияле эш комиссиянең чираттагы тармакара утырышы үтте.
Көн тәртибенә куелган мәсьәләләрне карауны комиссиянең сәркатибе Наталья Тюкаева чыгышы ачып җибәрде. Хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә чараларны тормышка ашыру өлешендә Федераль закончалыктагы үзгәрешләр кертелү турындагы җентекле чыгыш әлеге юнәлештәге эшчәнлекне тулы яктыртты. “Имин шәһәр” системасы үсеше хакында полиция начальнигының җәмәгать иминлеге буенча урынбасары Дмитрий Фомин җиткерде. Нурлат районы башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Федор Терентьев үз чыгышында Татарстанда коррупция турында халык фикерен өйрәнү социологик тикшеренү нәтиҗәләренә тукталды.
Хокук бозуларын профилактикалау һәм коррупциягә каршы көрәш темасы көн тәртибеннән төшми. Тармаара утырыш бу максаттан эшне көчәйтүгә юнәлтелгән карар кабул итте.
Комиссия рәисе Равил Кузюров утырышыны йомгаклап, районда коррупциягә каршы көрәштә зур эш алып барылганын билгеләп үтте.
- Һәрберебезгә җаваплы һәм игътибарлы булырга кирәк,– дип нәтиҗә ясады ул.