Узган атнада шәһәр Мәдәният сарае каршындагы мәйданда “Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” гомумреспублика эстафетасы узды. Һава торышы яңгырлы торса да, мәйданга бер меңләп кеше җыелган иде.
“Бердәм Россия” партиясе логотибы төшерелгән һәм эстафета лозунгы язылган автобуста нурлатлылар янына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Әхмәтов, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, РФ һәм ТР Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Хәйруллин һәм Рәис Сөләйманов, шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре килде. Очрашуны район башлыгы Равил Кузюров ачып җибәрде. Аннан нурлатлылар алдында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Әхмәтов, районның иҗтимагый Советы рәисе Флюра Морзаханова чыгыш ясадылар. Анда Нурлатта соңгы елларда ирешелгән уңай үзгәрешләрне искәртеп уздылар, киләчәккә планнарны билгеләделәр. Шуннан соң халык сорауларына җавап бирүгә күчтеләр.
Нурлатлылар “Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” эстафетасында катнашучыларга район территориясендәге “Кызыл Шәрыкъ” җәмгыятендә сөтчелек комплексы төзү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме, шәһәрдә стадион төзүгә кагылышлы сорауларын бирде. Марат Әхмәтов, Айрат Хәйруллин һәм Равил Кузюров сорау бирүчеләрне уңай җаваплары белән шатландырдылар.
Икенче көнне «Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» командасы Бөгелмәдә улды. 16 сентябрьгә кадәр марафон Татарстанның һәр районын әйләнеп чыгачак.