Киекле мәктәбе укучылары “Атлаучы автобус” Бөтенроссия акциясенә кушылды

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Киекле мәктәбе укучылары “Атлаучы автобус” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Безнең Киекле мәктәбе укучылары ел да “Игътибар – балалар!”  республика  акциясендә теләп катнаша.   Чөнки мәктәбебез яныннан олы юл уза. Бу исә, үз чиратында, балаларның, әти-әниләрнең, укытучыларның, машина йөртүчеләрнең дә аеруча игътибарлы булуын таләп итә. Соңгы елларда юлларда машина хәрәкәтенең күбәюе  җәяүлеләр, шул исәптән балалар катнашында килеп чыккан  юл һәлакәтләре саны да артуына китерде.   Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү,  аларның юл йөрү кагыйдәләрен белү күнекмәләрен тагын да камилләштерү максатыннан мәктәптә юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү дәресләре үтә, һәр көнне дәресләрдән соң 5 минутлык сөйләшүләр гадәткә кертелгән. Дәресләргә ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыру балаларның белемнәрен тагын да ныгытырга ярдәм итә. Күптән түгел генә Нурлат ЮХИДИе хезмәткәрләре  укучылар белән “Атлаучы автобус” Бљтенроссия акциясе кысаларында юлга чыгып, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искәрттеләр. Әлеге гамәли дәрес укучыларга теоретик белемнәрен гамәлдә сынап карар љчен яхшы мөмкинлек булды.  Шунда ук 3-4 класс укучылары дәресләрдә шоферларга игътибарлы булуларын сорап язган хатларын да  тапшырдылар
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International