Гриппка каршы вакцинация башланды

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Беренче этап (беренче партия 2930 доза тәшкил итте) кысаларында нурлатлылар вакцина ала башлады инде. 
–    Бу юлы “Совигрипп” дип аталган вакцина кайтты, – ди Нурлат үзәк хастаханәсенең эпидемиологик мәсьәләләр буенча урынбасары Татьяна Соренкова. – Бу үзебез илдә җитештерелгән препарат. Аны үткән елда өлкәннәргә ясаган идек. Препарат составына сезонлы һәм  А (Н1N1) (дуңгыз гриппы)  гриппы компонентлары керә. 
“Сәламәтлек” илкүләм проекты буенча быел 17154 кешене вакциналаштырырга планлаштыралар. Профилактик прививканы беренче чиратта  мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар, мәгариф һәм медицина хезмәткәрләре, армиягә чакырылучылар, йөклеләр, студентлар, хроник авырулары булган һәм 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, транспорт, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр һәм башкалар ала. 
Прививка ясатыргамы әллә юкмы – монысын һәркем үзе хәл итә. Әмма узган ел саннарын искә алсак, уйланырга сәбәп бар. Мәсәлән, 2016нчы елның гыйнвар-февраль айларында гына да гриппның 38 очрагы ачыкланган, шуларның 34е – расланган А (Н1N1) югары патогенлы грипп вирусы, 4се – сезонлы грипп.
Вакцинация – гриппка каршы үзенчәлекле  профилактика, – ди Татьяна Геннадьевна. – Әмма сәламәт яшәү рәвешенә, чыныгуга да аерым игътибар бирергә кирәк. 
Грипп вирусының һава-тамчы юлы белән күчүен һәркем белә. Һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен истә тотканда, аврып китү куркынычын киметергә дә мөмкин. Туклану да зур роль уйный, ул балансланган булырга тиеш. Витаминнар, минераллар һәм башка файдалы матдәләр организмга инфкциягә каршы торырга ярдәм итә. Иммун системасы яхшы эшләсен өчен спорт белән көн саен шөгыльләнү яхшы. Бер үк вакытта дөрес ял итү дә кирәк. Сәламәт йокы – организмның саклану системаларының нормаль эшчәнлеге өчен тагы бер шарт. Йокысы туймаган һәм ял итмәгән кеше грипп ятьмәсенә бик җиңел эләгә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International