Иң яхшы почта хезмәткәре билгеле

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

Казанда “Иң яхшы почта хезмәткәре – 2016” Бөтенроссия конкурсының республика этабына нәтиҗә ясалды. Анда республиканың иң яхшы 20 авыл һәм шәһәр почта бүлекчәсе хезмәткәре катнашты. Һөнәри осталык конкурсында катнашучылар клиентлар белән эшләү, штаттан тыш производство ситуацияләрендә эшли белүләрен күрсәткәннәр. Конкурста безнең районнан Бутаиха почта бүлекчәсе хат ташучысы Людмила Самиленко 2 урынны яулаган. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International