Фома авылының 1нче мәхәлләсе картлары “Мәктәпкә җыенырга булыш!” республика хәйрия акциясе кысаларында Данир һәм Динар Сөләймановларга ярдәм иткән.
– Имам-хатыйбыбыз Мәгъсүм Таһиров республика акциясенә кушыласы иде, дигән ниятен белдергәч, без – мәчет картлары аның тәкъдимен күтәреп алдык, – ди мәчеттә мәзин вазифаларын алып баручы Ринат ага Мөхәммәтшин. – Һәм ике дә уйламыйча ярдәмне үзебез мәчеткә йөрүче бертуган ятим балаларга бирергә хәл иттек. Мәктәпкә барыр алдыннан гаиләгә аз булса да ярдәм итә алуыбызга сөендек. Динебез ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итүне хуп күрә һәм республикада да игелеккә юнәлдерелгән шундый чаралар булдырылып торуы аеруча сөенчеле.
Мәчеттә исә хәйрия чараларында даими рәвештә катнашып торалар. Рамазан Гаете алдыннан мәчеткә килгән фитыр сәдакасен ятим балаларга өләшү дә биредә күркәм традициягә әверелгән.