Нурлат районының “Сөләйманов Ә.И” КФХсында икенче икмәк уңышын җыярга керештеләр

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

“Сөләйманов Ә.И” КФХсында тагын бер фронт – бәрәңге басуларында да эш башланды. Биредә бәрәңге казуны Пушкино поселогы янәшәсендәге басуларыннан башлап җибәрделәр. Биредә хуҗалык “Гала” сортлы бәрәңге игеп үстерде. Бәрәңге казуда быел 4 бәрәңге казыгыч эшләячәк, алар механизаторлар һәм эшчеләр белән комплектланган. Биредә эшне тәмамлагач, хуҗалык хезмәтчәннәре Фома һәм Биккол авыллары янәшәсендәге кырларында эшне дәвам итәчәк, анда быел “Ред Леди”, “Гала” сортларыннан тыш, безнең яклар өчен яңа булган “Гранада” сортлы бәрәңге дә үстерделәр. Әйтүләренчә, яңа сорт шулай ук матур уңыш белән сөендерергә тиеш.Чөнки хуҗалыкның барлык басуларында да бәрәңгене сугарулы система буенча үстерделәр. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International