“Татнефтнепром – Зүзәйнефть” нефтьчеләре һөнәри бәйрәмнәрен зур уңышлар белән каршы алган. Узган атнада шәһәр Мәдәният сараенда Нефть һәм газ сәнәгате, ТРда кече нефть компанияләренең 100 миллион тонна нефть табышына багышланган бәйрәм чарасы узды. Тантанада район башлыгы Равил Кузюров та катнашты. Равил Әфраимович Зүзәйнефть җәмгыяте коллективын һөнәри бәйрәм белән котлап, районның социаль - икътисади үсешенә зур өлеш керткән нефтьчеләр хезмәтенә зур бәя бирде.
- Һөнәрмәнлек, җаваплылык, районга, шәһәргә мәхәббәт кебек традицияләр сезне берләштерә, - дип ассызыклады район башлыгы.
“Татнефтнепром – Зүзәйнефть” генераль директоры Шамил Яһудин һөнәри бәйрәмне яхшы нәтиҗәләр белән каршылауларын белдерде. Һәм әлеге уңайдан коллективка һәм хезмәт ветераннарына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чара район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм тармак бүләкләрен тапшыру белән дәвам итте. Бәйрәм уңаеннан җәмгыять җитәкчелеге “Татнефтнепром – Зүзәйнефть” нефтьчеләренә мәдәни программа да оештырган иде. Чарада Самара шәһәренең “Ялкынлы яшьлек” дип аталган татар җыр, бию һәм поэзия ансамбле дә чыгышы белән дәвам итте.