Яшьлек еллары дәһшәтле сугыш кырларында узган, тылда “Барысы да фронт өчен” дигән лозунг астында хезмәт куйган, хәзерге көннәрдә 90, 95, 100 яшьлек гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче юбилярларга илебез Президенты Владимир Путин рәхмәт хатларын юллый.
Сентябрь аенда гына да районда гомер итүче җиде юбиляр РФ Президенты һәм район башлыгының котлауларын алачак. Узган атнада Нурлатта яшәүче Клавдия Михайловна Демидова, Евгения Никитична Моисеева һәм Киекле авылында яшәүче Әминә Сәлахетдиновна Гыйльметдинова адресына да килде ул хат. Әлеге кадерле хатны һәм район башлыгы Равил Кузюровның котлау – бүләкләрен тапшырырга килгән аның урынбасары Флюра Ногманова хезмәт ветераннарына иң җылы теләкләрен җиткерде.
– Хөрмәтле хезмәт ветеранарыбыз! Ходай Тәгалә сезнең буын кешеләренә сынауларның зурларын җибәргән. Шулай да, сез сынмагансыз, –диде ул район башлыгы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткереп. - Бүгенге матур, мул тормышта яшәвебез өчен безнең буын сезгә рәхмәтле. Барлык нурлатлылар исеменнән сезне юбилеегыз белән котлап, озын гомер, тыныч, бәхетле картлык телим.
Бу көнне район гомер бәйрәмен билгеләп үткән һәр өч юбиляр да хөрмәткә лаеклар. Юбилярларның өчесе дә сугыштан соңгы елларда роайонны торгызу һәм аннан соң аның үсешенә зур өлеш керткән кешеләр. Мисал өчен, нурлатлы Клавдия Михайловна гомерен районның элемтә тармагына бирсә, Евгения Никитична исә полиграфист хезмәтенә багышлаган. Әминә апа лаеклы ялга чыкканчы авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән. Демидовлар династиясе элемтә тармагына 100 ел хезмәт стажы биргән гаилә дә әле. Үзләренә карата шундый игътибар һәм хөрмәт күрсәтү барлык юбилярларның күңелләренә бик тә хуш килде.
– Гомеремдә ачысын да, төчесендә, шатлык-кайгыларны да күп күрергә туры килде. Шулай да, мин үземне бәхетле дип саныйм. Торырга урыным, «әти, дәү әти», дип өзелеп торган балаларым, оныкларым бар. Илебез, районыбыз җитәкчелеге ягыннан, ихтирам тоеп яшим. Мине зурлап килүегезгә барыгызга да зур рәхмәт, – диде 95 яшьлек хезмәт ветераны Клавдия Михайловна Демидова кунакларны озатканда.