Татнаналы линейкалар районның барлык 33 мәктәбендә дә узды. 1 сентябрь – яңа уку елы башлану - укучылар һәм аларның укытучыларының да уртак бәйрәме. Бу көнне мәктәпләрдә аерым бер тантаналык белән беренче сыйныф укучыларын каршы алдылар. Быел районда мәктәп бусагасын барлыгы 6095 бала атлап керде, шуларның 747се мәктәп прартасы артына беренче тапкыр утырды.
Шәһәрнең 2нче урта мәктәбе быел да Белем көнен тантаналы итеп үткәрде. Мәктәп укучыларын, педагогларны бәйрәм белән котларга район башлыгы Равил Кузюров, ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, район башкарма комитетының мәгариф буенча урынбасары Линар Маняпов, шәһәр прокуроры Рамил Гарифуллин, “Нурлат АТПсы” җәмгыяте генераль директоры Идрис Кәримов та килгән иделәр.
- Әле күптән түгел чыгарылыш сыйныф укучыларын озаткан булсак, инде бүген беренче сыйныфларны каршы алабыз, - диде район башлыгы укучыларга һәм коллективка теләкләрен җиткереп. – Шәһәрнең 2нче урта мәктәбе һәрвакыт үзенең матур уңышлары белән сөендереп килде. Соңгы елларда да мәктәп лидерлар рәтендә. Алга таба да матур уңышлар күрсәтерсез дип ышанам.
Агымдагы уку елында шәһәрнең 2нче урта мәктәбендә ике сыйныфта барлыгы 61 бала белем алачак. Бәйрәмдә район башлыгы мәктәп директоры Елена Матавинага 50 мең сумга сертификат та тапшырды. Әлеге средстволарга укучылар өчен пластик чаңгылар алырга планлаштыралар.
Чарада катнашкан ТР Урман хуҗалыгы министры Рәис Гомәров укучыларга һәм педагогларга ТР Президенты Рөстәм Миннехановның мөрәҗәгатен җиткерде һәм министрлык исеменнән мәктәпкә көнкүреш техникасы бүләк итте.
Белем көне укучылар һәм укытучылар коллективы өчен аеруча истәлекле, чөнки әлеге мәктәп укучылары айонда беренчеләрдән булып “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” сафына бастылар. Мәктәп исә әлеге хәрәкәтне кертү буенча пилот белем йорты булачак. Бу көнне район башлыгы 8нче сыйныф укучыларын татнаналы шартларда “Россия мәктәп укучылары” сафына кабул итте һәм аларга галстуклар тапшырды.