Бәйрәм алдыннан – күңелле бүләк

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Каникулның соңгы көнендә Мамык, Сәләнгеш һәм Бутаиха авылларыннан 14 балага  “ТНП-Зүзәйнефть” җәмгыяте “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе кысаларында бүләкләр тапшырды. Җәмгыять исә быел Иске һәм Түбән Чаллы авыллары балаларын да кертеп, барлыгы 41 баланы мәктәп кирәк-яраклары белән сөендерде. 
Бутаихадан быел 1нче сыйныфка баручы Руслан Замуриев бүләкләр тапшыру чарасына мәктәпкә дип алынган өр-яңа костюм-чалбарын киеп, бәйрәмгә килгәндәй ашкынып килде. Башка яшьтәшләре һәм авылдашлары белән беррәттән бүләк алырга чакыргач исә сөенә-сөенә чыкты һәм шунда ук иңнәренә салынган авыр рюкзактагы әйберләрне җентекләп карарга да кереште. Спорт костюмы, аяк киеме үзенең үлчәменә чаклап алынган, рюкзагы да бик җайлы, канцелярия товарлары да төрледән-төрле, шуңа да сөенүен яшермәде. Бу көнне Мамык мәдәният йортына акция кысаларында бүләкләр алырга килгән һәр баланың  өйләренә кайтканда әнә шулай сөенечтән йөзләре балкыды – Белем көне алдыннан менә дигән бәйрәм оештырды үзләренә иганәчеләр. 
Ә “ТНП-Зүзәйнефть” җәмгыятендә әлеге акция кысаларында балаларны сөендерү – күптәннән килә торган күркәм традиция.
– Без әлеге акциядән бер елда да читтә калмыйбыз. Җитәкчебез, ТР Дәњләт Советы депутаты Шамил Габделхәевич Ягудинның җиңел кулыннан башланган әлеге гамәл ел саен бик матур булып уза. Быел бүләкләр тапшыруда үзе катнаша алмаса да, бу эшнең барышы аның шәхси контроле астында уза, – ди җәмгыятьнең профком рәисе Александр Разжавин.
Быел исә акция тагы да зурраграк колач белән уза. Алдагы еллардан аермалы буларак, бүләкләр беренче сыйныфка баручы сабыйларга гына түгел, авылларда яшәүче  ярдәмгә мохтаҗ, күпбалалы, тәрбиягә бала алып үстерүче  гаиләләрдәге  барлык балаларга да ясалган. Мәсәлән, Иске Чаллы авылында яшәүче күпбалалы Михальчиннар гаиләсендә берьюлы 4 бала Шамил Яџудиннан мәктәп кирәк-яраклары алган. Мамык авылында яшәүче Елена Хәйруллина да чарага ике кызы – өченче сыйныфка баручы Маша белән 9нчы сыйныфка әзерләнүче  Настяны алып килгән. 4 балалы гаилә исә бүләкнең ниндиенә дә шат. 
–    Машага спорт костюмы алырга өлгермәгән идек әле. Бүләк бик вакытлы һәм урынлы булды, – дип сөенә Елена Степановна. – Машага беренче сыйныфка барганда да бүләк тапшырганнар иде. Быел менә ике балабызны киендерергә булыштылар. Ике баланы бер вакытта мәктәпкә җыендыруы җиңел түгел. Кием-салымы да, ручка-дәфтәрләре дә бик күп кирәк. Шуңа да ярдәм сизелерлек. Ә рюкзакта кирәкле бөтен нәрсә дә бар. Без җәмгыятькә һәм аның җитәкчесе Шамил Габделхәевичка бик рәхмәтле. 
Чара тәмамлану белән балалар һәм аларның әти-әниләре өйләренә ашыктылар – Белем көненә әзерләнәселәре бар. Балалар мәктәпкә депутат бүләге – яңа рюкзаклары белђн барырга дип хәл итсәләр, ата-аналар республикада күпбалалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән булдырылган игелекле акцияне оештыручыларга һәм аңа кушылучы җирле җитәкчеләргә рәхмәт укыдылар. Юкка гына балаларны сөендерү – дөньядагы иң изге эш димиләр, ләбаса.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International