1 сентябрь – Белем көнендә районның 33 мәгариф учреждениесендә яңа уку елына багышланган тантаналы линейкалар иртәнге сәгать 9.00дә башланачак. Бу көнне мәктәпләргә барлыгы 6095 бала укырга барачак. Районның 747 баласы өчен ул беренче уку елы башланачак.