Районның “Сөләйманов Ә.И.” КФХсында бөртеккә дип игелгән кукурузны урдырырга керештеләр. Бүгенге көнгә 122 гектардан кукуруз җыеп алынган инде, уртача уңыш 25 центнерлар тәшкил итә. Хуҗалыкта кукуруз бөртеген яньчелдереп төргәкләргә тутыралар. Район буенча исә хуҗалыкларда әлеге югары керемле культура быел 3677 гектарда игелде. Моннан тыш, 9154 гектарда көнбагыш һәм 6260 гектарда шикәр чөгендере уңышын җыясы бар.