Нурлат шәһәренең балалар китапханәсе “Книжка на ладошке-2016” халыкара акциясендә катнаша. Ул кече яшьтәге мәктәп укучылары һәм ата-аналарның игътибарын бүгенге көн балалар әдәбиятын укуга җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Шул уңайдан дүшәмбе көнне китапханәгә “Тиенкәй” балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүче балалар кунакка килде.