Яңа ФАПлар ачылды

2016 елның 26 августы, җомга

Узган атнада районда берьюлы ике торак пунктта зур бәйрәм булды – Зирекле һәм Төрнәс авылларында  өр-яңа ФАПлар ачылды. Тантаналы чараларда район башлыгы Равил Кузюров, оешма – предприятие җиәкчеләре, авыл халкы  катнашты. 
Ике авылда яшәүчеләр өчен дә ФАПлар ачылу - әһәмиятле вакыйга. Зирекледә ФАП ачылуда катнашкан район башлыгы Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, бу - максатчан республика программасы ярдәмендә мөмкин булган. Зирекледә яшәүчеләрнең өй туе уңаеннан шатлыкларын уртаклашып, Равил Әфраимович аларны чын күңелдән тәбрик итте һәм иң мөһиме – сәламәтлек теләде.
– Безнең җирлеккә яңа ФАП бинасы бик кирәк, – дип авылдашлары шатлыгын уртаклаша пункт мөдире  Флүсә Мингалимова. – Элекке, монда күчкәнче ФАП урнашкан бина 1960 еллада төзелгән булган. Хәзерге вакытта без  авылда 300ләп кешегә хезмәт күрсәтәбез, аларның  күбесе пенсионерлар. 
Яңа бинада кирәкле барлык корылмалар да бар – процедура бүлмәсе, фельдшер-акушер кабинеты, көтеп тору бүлмәсе, санузел. ФАП барлык кирәкле җиһазлар һәм җайланмалар белән комплектланган. Модульле бина тавышны һәм җылылыкны үткәрми, янгынга каршы һәм сак сигнализациясе белән җиһазланган.
Ачылуда ассызыкланганча, бу объектларда эшләүче төзүчеләр куелган бурычны үтәгәннәр. Мәсәлән, Зирекледәге һәм Төрнәстәге ФАПны куллануга тапшыру өчен төзүчеләргә бары 12 көн вакыт кирәк булган. Булачак бина урынына беренче казык  июнь аенда кагылган булган. Төзелеш башланганнан алып Зирекле һәм Төрнәс ФАПларын ачу көненә кадәр ай ярымнан аз гына күбрәк вакыт узган. Социаль объектларны төзүнең мондый рекордлы срокларын авыл эшчәннәре хәтерләми. Һәм моның белән авылда төзелеш туктап калмас дип ышаналар. 
“2012-2016 елларга “Татарстан Республикасында халыкка медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү” республика максатчан программасы кысаларында районда ун ФАП төзелде. Программа нигезендә фельдшер-акушерлык пунктларына, табиблык амбулаторияләренә капиталь ремонт, блок-модульле ФАП биналары төзү башкарылды. 
Мәгълүм булганча, блок-модульле ФАПлар Азнакайдагы “Нефтемаш” заводында “Татнефть” компаниясенең финанс ярдәме белән эшләнә. Ә инженерлык коммуникацияләре, төзекләндерү эшләре җирле бюджет хисабына башкарылган. Зиреклеләр һәм төрнәслеләр бүләккә ихластан шатлануларын белдерделәр. Биредә барысы да яхшы булуын, уңайлыклар тудырылуын әйтеп, авылларда шушындый кирәкле эшләр оештырганнары өчен авыл халкы исеменнән Татарстан һәм район җитәкчелегенә рәхмәтен ирештерде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International