Шәһәребездә Нурлат тарихына һәм милли байлыгына багышланган тагын бер музей булачак.
Вокзал станциясе коллективы шундый тәкъдим белән чыкты. “Безнең башлангычыбыз күпләрне кызыксындырыр, дип уйлыйбыз. Белгәнебезчә, шәһәребез тарихы тимер юл тармагы белән тыгыз бәйләнгән. Аңа семафор янындагы станция будкасыннан нигез салынган. Бирегә корыч магистраль юллар буйлап сәнәгать объектлары һәм шәхси йортлар төзелеше өчен материаллар кайтарылган. Сугыш вакытында якташларыбызны моннан фронтка озатып калып, Җиңү белән каршы алганнар”, – дип сөйли вокзал начальнигы Ирина Кириллова, һәм нурлатлыларны фонд оештыруда катнашырга чакыра. Станциядә проектны тормышка ашыру эшенә керешкәннәр дә инде. Биредә музей почмагы өчен бина әзерлиләр, интерьерын эшлиләр, экспонатлар җыялар. Фонд тулылану белән музей экспозициясен булдырырга планлаштыралар.