Иске Әлмәт җирлегеннән өч авыл хәбәре

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

ске Әлмәт быел “Чиста су” программасы кысаларында 3 км 800 м озынлыкта шәхси хуҗалыкларга су үткәрелгән. Узган ел әлеге эш Яңа Әлмәт авылында 7 км озынлыкта башкарылган булган. Проектта су кертү 14 км ераклыкка исәпләнгән. Киләсе елга әлеге эш тәмамланыр дип көтелә. 

Яңа Әлмәттә олы юлдан мәктәпкә илтә торган юлга таш салынды. 
Быел беренче сыйныфка ике бала бара. Авылдагы балалар саны да быел туучы 2 бала хисабына 2гә арткан. 

Иске Әлмәт җирлеге башлыгы Равил Хисамов әйтүенчә, –үзара салым акчалары Нариман авылындагы бер зират тирәсен тотуга, икенчесенең коймаларын буяуга тотылган. Бу эш быел да дәвам иттереләчәк. Киләчәктә урамнарга таш түшәргә планлаштыралар. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International