Бүген, 23 августта, Шикәрчеләр бистәсендәге мәчеттә Татарстан Республикасының көньяк төбәге казые, Аксубай районының имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров катнашында Нурлат районы имам-хатыйбларының гомуми җыелышы узды. Җыелышны районыбыз имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәйфуллин алып барды.
Биредә районыбызның 41 мәчете имам-хатыйбы катнашында мөхтәсибәтнең агымдагы мәсьәләләре уртага салып сөйләшенде, экстремизм белән көрәш, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үтте. Моннан тыш, җыелыш барышында яшьләр белән идеологик эшчәнлек, имам-хатыйбларның белем дәрәҗәсен күтәрү буенча да мәсьәләләр күтәрелде.
Имам-хатыйблар алдында Татарстан Республикасының көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова, Россия МВДсының Нурлат районы буенча начальнигы Хафиз Нургатин һәм прокуратура вәкилләре чыгыш ясады.