Җиләк-җимеш питомнигында яңа тормыш

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Аксумла авылындагы җиләк-җимеш питомнигы берничә дистә ел элек районыбызда гына түгел, чит түбәкләрдә дә мәшһүр иде. Һәм бүген күпчелек нурлатлыларның бакчаларында питомниктан сатып алынган слива, чия, алмагач һәм башка җиләк-җимеш агачлары, куаклары җимеш бирә...
Күпмедер вакыт эшеннән туктап торганнан соң, питомникның элеккеге данын кайтарып кына калмыйча, аның тарихына яңа сәхифәләр дә өстәргә планлаштыралар биредә. Питомник белән җитәкчелекне бу елның апрелендә үз өстенә алган Арутюн Давоян сүзләренә караганда, биредә җиләк-җимеш бакчасында виноград, груша, черешня, алмагач һ.б.ларны да үстерергә планлаштыралар икән. Краснодар, Әрмәнстаннан үсентеләр кайтару буенча килешүләр дә төзелгән инде. 
– Әлегә 100әр данә кайтарабыз. Ничек кышлауларын карарбыз, әгәр чыдасалар, зур күләмдә төрле сортларны кайтарта башларбыз. Күптән тњгел генә Мамадышның җиләк-җимеш питомнигына барган идем, аларның эш тәҗрибәсе белән дә таныштым, анда да яңарту эшләре бара, – дип уртаклашты Арутюн Давоян. 
Бүген биредә эш кайный. Беренче бик мөһим чаралар башкарылган да инде  – олы юлдан питомникка илтүче юлга таш салганнар, питомник тирәли яңа койма тотканнар, гаражларны, котельняны торгызалар. Ә планнар бик кыюдан. 3 елдан соң 12 гектар җирдә җиләк-җимеш бирүче чын бакча булачак, ди Арутюн Давоян. 
– Биредә 1 гектар җирдә бакча җиләге утыртырга планлаштырабыз, – дип биләмәләрен күрсәтә җитәкче. – Аны яңа технологияләр буенча үстерәчәкбез: рәтләр арасына рубероид җәячәкбез – болай эшләгәндә дым да саклана, чүп тә үсмәячәк, димәк, кул эше дә азаячак. Бу эш тә отышлы булыр, дип өметләнәбез. Ә тегендәрәк кышын помидор, кыяр, борыч үстерер өчен теплицага урын әзерлибез. Теплицага да байтак урын бүлдек – аның озынлыгы 70, киәлеге 12 метр булачак. 
Питомник штатында 11 кеше исәпләнә. Кирәкле барлык техника да бар: “ГАЗ-53”, “УАЗ”, комбайн, берничә “МТЗ-30”, “МТЗ-1221”, “Д-25” тракторлары. Аларга тагылмалы махсус техника да бар – чәчкечләр, сабаннар, пресс-подборщиклар...
Биредә бар эшне дә башыннан алып азагына кадәр үз көчләре белән башкару мөмкинлегенә ия алар. Быел да 120 гектарда арпа һәм бодай чәчкәннәр. Урып-җыю эшләрен дә проблемаларсыз башкарып чыкканнар. 
– Беренче елга планлаштырылган эшләрне башкарып барабыз, – дип уртаклашты Арутюн Давоян. Ә эшләр күп әле: 3 гектарга якын мәйданны өрәңге “баскан” – чистартырга кирәк. Җиләк-җимеш питомнигы территориясендәге сусаклагычны да кешеләр файдасына кулланышка кертергә планлаштыралар. Арутюн Айказович сүзләренә караганда, аны чистартып, балыклар үрчетергә ниятлиләр икән. – Балык тотар һәм ял итәр өчен урын булыр, ди ул. 
Җиләк-җимеш питомнигы аша ага торган Аксумлинка елгасы – питомник үсешендә уңай фактор, сусиптергеч җайланмалар гына аласы бар. 
Планнар, әлбәттә, перспективалы. 244 гектарлы җиләк-җимеш питомнигы “яшәргә” һәм кешеләргә файда китерергә тиеш, ди җитәкче. Шуңа күрә биредә бар күңелләрен биреп эшлиләр дә. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International