“Мәктәпкә җыенырга булыш!” республика акциясенә район башлыгы Равил Кузюров та кушылды

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Бүген, 22 августта, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова һәм мәгариф бүлеге начальнигы Линар Маняпов район башлыгы Равил Кузюров бүләкләрен бертуганнар – 1нче мәктәптә белем алучы Алина, Адель Алеевларга һәм Николай Григорьевка тапшырдылар. Бүләкләр укучылар өчен мөһим барлык мәктәп кирәк-яракларын да үз эченә алган: канцелярия товарлары, мәктәп һәм спорт формалары, портфель, аяк киемнәре балалар күңеленә хуш килде.
– Равил Әфраимовичка ихлас рәхмәтләремне белдерәм, – диде 4 бала анасы Татьяна Григорьева. – Кызганычка каршы, балаларны берңзем генә тәрбияләгәнгә, гаилә бюджеты аларны югары дәрәҗәдә мәктәпкә әзерләргә мөмкинлек бирми. Бу җәһәттән район башлыгының игътибары зур ярдәм булды.
Мәгариф бәлеге мәгълүматларына караганда, быел әлеге акция буенча 217 балага ярдәм күрсәтелгән, шуларның 96сы – беренче сыйныфка баручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International