Борчылырга сәбәпләр юк

2016 елның 19 августы, җомга

Хәзер шәһәрнең Хафизов урамында да асфальт түшәлгән юл бар. Без биредә очраткан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин сүзләренә караганда, юл эшләре шәһәр бюджеты хисабына башкарылган. Асфальт салынган юлның озынлыгы, төшү урыннарын да исәпләп, 710 метр тәшкил итә. 5 техника берәмлеге – 3 каток, асфальт түшәүче машина, автогрейдер – өзлексез эшләп, алга куелган бурычны тиз арада үтәп чыкканнар.
– Җир өземтәсенә планировка үткәреп, ком, вак таш, асфальт-бетон катнашмасы түшәдек, – дип башкарылган эшләр белән таныштыра юл участогы мастеры Линар Борһанов. Моннан тыш, дүрт суүткәргеч торба да урнаштырганнар.
– Без бу урамда 17 ел яшибез, ниһаять, бездә дә асфальтланган юл булды, – ди Зөлфия Сибгатуллина. – Кәз һәм яз көннәрендә биредә үтеп йөрерлек түгел иде. Ышанасы да килми. Тик менә канализация торбалары гына борчый...
“Водоканал” начальнигы Рамил Мотыйгуллин сүзләренә караганда, борчылырга сәбәпләр юк. “Коелар өслеген юл катламы белән тигезләячәкбез”, – диде ул.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International