Район мәгариф бүлеге республикада иң яхшы тәрбия эшләрен оештыру буенча Мәгариф һәм фән министлыгының дипломына ия булды. Яр Чаллы шәһәрендә узган август киңәшмәсе секция утырышын ТР Мәгариф һәм фәни министры Энгель Фәттахов район мәгариф җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльмира Шагаевага тәрбия эшләрен һәм өстәмә белем бирүне иң яхшы оештырган өчен II дәрәдә диплом белән бүләкләде.