Иң яхшы әзерлекле мәктәпләр - Нурлатта

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

Мәгариф оешмаларын, махсус һәм коррекцияләүче мәктәпләрне, балалар йортларын, колледҗ һәм техникумнарны яңа уку елына әзерләү буенча Советлар Союзы Герое Михаил Егорович Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе республикада “Иң яхшы шәһәр гомумбелем бирү оешмасы” номинациясендә җиңү яулады. 
Бикүле башлангыч мәктәбе һәм Нурлатның коррекцияләүче интернат – мәктәбе үз номинацияләрендә лауреат булдылар. Җиңүче мәктәпләр директорлары – Владимир Кашкаров, Нурдидә Вәлиева һәм Ольга Бурнашевская бүген Лаешта ТР Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында узган республика педагогларының август киңәшмәсендә бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International