Җиңү бәйрәме алдыннан Нурлатның “Факел” футбол командасы Аксубай районының Иске Тимошкино авылында Әфган сугышында һәлак булган Сергей Еграшкин истәлегенә үткәрелә торган традицион ачык футбол турнирында катнашып, 1нче урын алып кайтты. Команданың тренеры Марат Хәмидуллин әйтүенчә, быел турнирда 6 команда көч сынашкан, нурлатлылар җиңүләре өчен Күчмә Кубок һәм Дипломга ия булган.
Аннан алдарак Нурлатның “АТП” футбол командасы Аксубайның “Юность” универсаль спорт залында ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча үткән ТР беренчелегендә катнашкан иде. Кызганычка каршы, нурлатлылар финалга чыга алмаганнар. Турнирда исә республиканың төрле районнарыннан 17 команда көч сынашкан.